Noble Quran » Татарча » Sorah An-Nas ( Mankind )

Choose the reader


Татарча

Sorah An-Nas ( Mankind ) - Verses Number 6
قُلْ أَعُوذُ بِرَبِّ النَّاسِ ( 1 ) An-Nas ( Mankind ) - Ayaa 1
Әйт: "Кешеләрнең Раббысы булган Аллаһуга сыгынамын.
مَلِكِ النَّاسِ ( 2 ) An-Nas ( Mankind ) - Ayaa 2
Кешеләрнең патшасы булган Аллаһуга сыгынамын.
إِلَٰهِ النَّاسِ ( 3 ) An-Nas ( Mankind ) - Ayaa 3
Кешеләрнең гыйбадәт кыла торган Илаһәсе булган Аллаһуга сыгынамын.
مِن شَرِّ الْوَسْوَاسِ الْخَنَّاسِ ( 4 ) An-Nas ( Mankind ) - Ayaa 4
Чигенә-чигенә сәваблы эштән тыеп, гөнаһлы эшкә өндәп вәсвәсә кылучы ханнәснең зарарыннан.
الَّذِي يُوَسْوِسُ فِي صُدُورِ النَّاسِ ( 5 ) An-Nas ( Mankind ) - Ayaa 5
Ул ханнәс кешеләрнең күңеленә явызлыкны саладыр.
مِنَ الْجِنَّةِ وَالنَّاسِ ( 6 ) An-Nas ( Mankind ) - Ayaa 6
Ул ханнәс җеннәрдән дә һәм кешеләрдән дә бардыр. (Ягъни җеннәрнең һәм адәмнәрнең яманлыкларыннан явызлыкларыннан сыенамын. Зарар теләүчеләрнең зарарыннан һәрвакыт Аллаһуга сыенып йөрү – һәр мөселманга ляземдер.)

Random Books

  • Балаларга пәйгамбәрләр тарихыБу пәйгамбәрләр кыйссасын, кадерле вә газиз балалар өчен җиңел вә аңлаешлы итеп һәм дә булдыра алганча кыскартып язылды. Һәрбер пәйгамбәр кыйссасы азагында, балаларның аңлауларын ныгытыр өчен сораулар куйелды вә кыйссадан алынган кайбер файдалар һәм гыйбрәтләрне билгеләп уздырылды.

    Formation : Ниязетдин мулла Миңлеәхмәт әл-Хәнәфи

    Source : http://www.islamhouse.com/p/330713

    Download :Балаларга пәйгамбәрләр тарихы

  • Догаң кабул булсын дисәң!Дога, мөселман кешесенең тормышында зур әһәмияткә ия. Ул Аллаһ тәгаләгә тәүхид белән бәйле.

    Formation : Ниязетдин мулла Миңлеәхмәт әл-Хәнәфи

    Source : http://www.islamhouse.com/p/330709

    Download :Догаң кабул булсын дисәң!

  • Монафикълык күренешләреБу кыска гына мәкаләда монафикъларның күренешләре - сыйфатлары турында языла.

    Formation : Ниязетдин мулла Миңлеәхмәт әл-Хәнәфи

    Source : http://www.islamhouse.com/p/330715

    Download :Монафикълык күренешләре

  • КаберҮлем ул, ике тормыш — бетүче фәни дөнья тормышы һәм мәңгелек ахирәт тормышы — арасындагы күпер. Дөнья ахирәтнең чәчүлеге. Кем дөньялыгында изгелек эшләсә ахирәттә газабтан котылыр һәм җәннәтләрдә мәңге калыр, ә кем явызлык эшләсә җәһәннәм утында газаб кылыныр, әгәр аны Аллаһ гафу итмәсә.

    Formation : Ниязетдин мулла Миңлеәхмәт әл-Хәнәфи

    Source : http://www.islamhouse.com/p/330723

    Download :Кабер

  • Хатын-кызлар фикхыХхатын-кызлар өчен булган бу кыска гына китапны динебезне, өммәтебезне вә милләтебезне күтәрүгә бер сәбәп булсын дип әзерләнде. Чөнки күп кенә хатын-кызлар үзләренә кагылышлы гади гына хөкемнәрне белеп бетермиләр.

    Formation : Ниязетдин мулла Миңлеәхмәт әл-Хәнәфи

    Source : http://www.islamhouse.com/p/330729

    Download :Хатын-кызлар фикхы

Choose language

Choose Sorah

Random Books

Choose tafseer

Participate

Bookmark and Share